"Күңелле сөйләшүләр" (Ә.Бикчәнтәевага - 110 ел)
Балаларның якын дусты, сабый җанлы язучы, шагыйрә Әминә Бикчәнтәеваның тууына 110 ел тулу уңаеннан, "Күңелле сөйләшүләр" дип исемләнгән, 33 нче мәктәпнең 4 нче сыйныф укучыларына телдән журнал узды. Беренче өлештә балалар әдибәсенең тормыш юлы, иҗаты белән таныштылар, гаилә фотоларын карадылар. Ә икенче өлешендә укучылар шагыйрәнең шигырьләрен, хикәясен кычкырып укыдылар. Чарада Ә. Бикчәнтәевага багышланган китап киштәсе куелды, китапларына күзәтү узды.