Городская детская библиотека - филиал № 37

"Гасырларда данланыгыз, герой - пионерлар"

Китапханәченең фашистлар белән сугышның рәхимсезлеге турындагы хикәясе электрон презентация белән үрелеп барды. Балалар Бөек Ватан сугышында фронтта төшерелгән фотосурәтләрне күрделәр. Пионер балаларның антифашистлык эшчәнлеге турында бишенче сыйныф укучылары үзләре сөйләделәр һәм геройларның портретларын күрсәттеләр. Актлар залында җыелган бишенче сыйныф укучылары Альбина Павловна белән таныша алды. Ул Польшада концлагерьда туган. 1945 елда гына балаларны совет солдатлары әсирлектән азат итә. Аның үзенә җаваплы мөнәсәбәт, укуга чакыруы бик ышандырырлык яңгырады. Укучылар бик игътибарлы булдылар, бу аларның җитди карашын һәм алынган мәгълүматны аңлавын раслый.