«Әкиятханәгә сәяхәт»
Сабыйлар шатлыклы, маҗараларга бай әкиятләрне әкиятханәдә рәхәтләнеп тыңлый алалар. 27 нче балалар бакчасы нәниләре әкият дөньясына сәяхәт иткәндә уйнап, табышмакларга җавап эзләп үзләренең белемнәрен сынаштылар.
Татар халык киемнәре – калфак, түбәтәй, хәситә, билбау балаларда милләтебезгә карата җылы хисләр уятты. Татар халык иҗаты туган телебезне саклауның бер ысулы булып тора.