"Хәзинәле иҗат" (Р, Вәлиевка - 75 яшь)
Язучы, шагыйрь Разил Вәлиевның 75 яшьлек юбилеена багышланган, "Хәзинәле иҗат" дип исемләнгән телдән журнал 14 нче лицейның 7 нче "б" сыйныфы укучылары белән уздырдык. Чара барышында язучының мәктәптә уку елларында язылган беренче шигырьләре, яшьлек һәм мәктәп еллары, колхозга булышулары турында сөйләп таныштырдык. Әдәбият институтында укыган чордан башлап бүгенге көнгә кадәр – поэзия, проза, драматургия жанрларында иҗатын дәвам итүе хакында мәгълүмат бирелде.
«Мин үземнең һәр кылган гамәлемне иҗат диеп саныйм» – дип искә ала Р.Вәлиев.Туа - тумыштан күңеленә шагыйрьлек уты салынган кеше башкача яши алмый, ул гомере буена шагыйрь булып кала. Аның һәр хәрәкәтендә, һәр кылган гамәлендә шагыйрәнә рух, шагыйрәнә дәрт һәм омтылыш чагыла. Чарада 17 укучы катнашты.