Городская детская библиотека - филиал № 37

«Исеме калды данга күмелеп»

Китапханәдә «Сандугач» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә, «Исеме калды данга күмелеп» дип исемләнгән библиопривал оештырылды. Учак янында алар танылган һәм билгесез солдатлар турында сөйләштеләр. Батырлык турында фикер алыштылар. Балалар М.Җәлил һәм Е. Благинина шигырьләрен зур игътибар белән тыңладылар. А.Гайдарның «Кибальчиш - малай һәм аның нык сүзе турында» исемләнгән хикәясе буенча төшерелгән мультфильм вакыйгаларын бик дулкынланып карадылар һәм сорауларга җавап бирделәр.
35 мәктәпкәчә яшьтәге балалар, привал, казан, фляжка, шинель, китель, пилотка кебек сүзләрнең әһәмиятен үзләштерделәр.
Китапханә коллективына аеруча рәхмәтне, ата-аналар һәм 27 нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячеләре тарафыннан әйтелде.