Городская детская библиотека - филиал № 37

«Беләбез, булдык!»

Балаларның кызыксынучанлыгын канәгатьләндереп, без китапханә заллары белән квест-уен рәвешендә таныштырдык. Маҗаралар китап саклагычның яшерен бүлмәсендә башланды. Биредә китапханәчеләр генә белә торган махсус сер билгеләре буенча китаплар тапканнар. Уку залында тылсымлы веерлар ясадылар һәм Идел буе халыкларының милли әкиятләре геройларына әверелделәр. Уенда катнашучылар чыныгу-тиз әйтешүләр ясап, борынгы сандыктан сәнгать, Татарстан мәдәнияте турында китаплар табып алдылар.