Городская детская библиотека - филиал № 37

Космонавтика көненә «Дөнья тирәли»

Бүген безнең китапханәдә Космонавтика көненә багышланган чара узды. Безгә кунакка 8 нче  мәктәпнең 4 «В» сыйныф укучылары килде. Балалар йолдызлар һәм планеталарның серле дөньясына чумдылар, космонавтика тарихы белән таныштылар.

Укучылар рәсем конкурсында катнаштылар, космос темасына багышланган викторина сорауларына җавап бирделәр. Чарада 21 бала катнашты.