Городская детская библиотека - филиал № 37

Космонавтика көненә «Теләкләр самолёты»

Кешелек һәрвакыт күккә омтыла, чөнки очарга — һәркайсыбызның хыялы. Ял көне клубында без үз кулларыбыз белән «Теләкләр самолеты» ясадык. Китапханә укучылары үз теләкләрен кәгазь битенә язып, самолёт бөкләделәр һәм күккә очырдылар. Моның белән алар балачак хыялларын тормышка ашырдылар.