"Хәтер сандыгы" (Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы)
Тел дигән Бөек Хәзинә турында яңа нәрсә әйтеп була икән?.. Ананың балага биргән иң зур бүләге - тел. Шуңа да ул - байлык, хәзинә санала. Хәзинәне буыннардан - буынга бирү безнең төп бурычыбыз. Тел сагында торган язучыларыбыз әсәрләре аша укучыга шуның асылын җиткерәбез. 47 нче балалар бакчасында туган телләргә булган хөрмәт - мәхәббәтне "Хәтер сандыгы" дип исемләнгән чара аша әйтеп бирделәр. Чарада татар, урыс, керәшен, чуаш халыкларының үткәненә хөрмәтне җыр - биюләр, халык авыз иҗаты аша күрсәтеп бирдек.