Городская детская библиотека - филиал № 37

"Үсәсе килә" ("Ел китабы/ Книга года 2020")

97 нче балалар бакчасында 2020 нче елда нәшер ителгән китаплары белән библиокараван уздырдык.  Шигырьләрдән, рәсемнәрдән торган яңа басма чарада катнашучыларда аеруча кызыксыну уятты. Лилия Исхакованың ике телдә язылган «Бану һәм кошчык», Әзһәр Габидинең «Күлдәвектә кояш көлә» китаплары белән таныштырдык. Сәнгатьле итеп шигырьләрен укыдык. Язучыларның иҗатына нәниләрнең битараф булмавы сөендерде.