Городская детская библиотека - филиал № 37

«Мәгърифәтче - Фатыйх Кәримигә -150 ел» («Ак каен» клубы кысаларында)

Халкыбызның иң күренекле шәхесләреннән берсе – Фатыйх Кәрими. Ул татар әдәбиятына үзенең мәгърифәтчелек рухындагы хикәяләре белән килә һәм реалистик проза үсешенә зур өлеш кертә, соңрак очерклар, төрле китаплар авторы, журналист-публицист буларак та таныла.
Фатыйх Кәримигә 150 ел тулу уңаеннан 33 нче мәктәпнең 8 нче сыйныф укучыларына «Мәгърифәтче - Фатыйх Кәрими» дип исемләнгән әдәби кунакханә уздырылды.
Әдәби кунакханәдә укучыларны, язучыбызның чын мәгънәви тирәнлеге һәм ихласлыгы белән җәлеп иткән, фәлсәфи-символик эчтәлекле әсәрләре белән танышырдык. Ф. Кәриминең тормыш юлын, иҗади һәм гыйльми эшчәнлеге белән таныштырганнан соң, мондый нәтиҗәгә килдек: Ф. Кәрими – татар публицистикасын, әдәбиятын һәм мәдәниятын, педагогикасын үстерүгә зур өлеш керткән мәгърифәтче язучы булуын. Чарада 15 кеше катнашты.