Городская детская библиотека - филиал № 37

«Батырлык ул-рухи матурлык»

Ялкынлы сугыш еллары ерак тарихка китеп бара. Безнең якташлар сугышның барлык фронтларында батырларча сугыш алып бардылар.  Батырлык турында №27 нче балалар бакчасында чара үтте. Батырлык сәгате Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан уздырылды.  Балаларга туган ягыбызның сугышта катнашучы батырлары турында сөйләдек. Нәниләр үз куллары белән фронттан килгән өчпочмаклы хатларны, котелокны, су фляжкасын тотып карадылар. Георгии лентасы нәрсә аңлатканын белделәр.  Чара ахрында балалар М.Җәлилнең шигырьләрен яттан сөйләделәр.

Чарада 29 кеше катнашты.