«Укы.Уйла.Аңла.»
Мәгариф системасын үстерүнең бердәм платформасын булдыру кысаларында хезмәттәшлек нигезендә һөнәри осталыкның сыйфатын күтәрү максатыннан безнең хезмәткәрләр «белем бирүнең сыйфатын күтәрү факторы буларак педагогларның һөнәри хезмәттәшлеге»дигән Республика фәнни-гамәли семинарында катнаштылар. Дуслык елында хезмәттәшлек темасы-бик актуаль тема. Семинарда катнашучылар 14-нче номерлы лицей һәм 37-нче номерлы шәһәр балалар китапханәсенең уртак эше турында видеофильм карадылар. Йомгаклау чыгышы А.А. Лихановның «Балалар китапханәсе» повесте эпизодын җиденче сыйныф укучылары сәхнәләштереп күрсәтте.
Эш нәтиҗәсендә китапханәнең имиджын күтәрү, мәгариф һәм тәрбия максатларында хезмәттәшлек формаларын һәм методларын ачу күзгә күренеп тора.