Городская детская библиотека - филиал № 37

"Яраткан китап битләренә сәяхәт"

Бүген безнең китапханә 14 нче лицейның 3 нче «Д» сыйныфы укучылары өчен кунакчыл рәвештә ишекләрен ачты һәм «Яраткан китап битләренә сәяхәт» дип исемләнгән видео-күзәтү үткәрде. Яшь укучыларны А.С. Гринның тормышы һәм иҗаты белән таныштып, әсәрләренә кызыксыну уятырга тырыштык. Балалар игътибарына «Алые паруса» повесть-феериясе буенча  буктрейлер тәкъдим ителде, укучылар яшь Ассоль һәм кыю капитан Артур Грей язмышы турында белделәр. Александр Грин иҗаты белән танышканнан соң, күп кенә укучылар китапларын өйләренә алдылар. Чарада 25 кеше катнашты.