"Горур җилферди әләмнәр "
Рәсәй флагы көнен билгеләп үтәргә 33 нче балалар бакчасында танып - белү сәгате узды.Китапханәчеләр нәниләргә флагның төсе нәрсә аңлатканын, мөһимлеге турында мәглүмат бирделәр. Рәсәй террториясенең зурлыгы, яшәгән халкы, милләтләре турында күп кенә кызыклы сорауларга җаваплар табылды.