Шингальчинская сельская библиотека - филиал № 36

Нәүрүз

Нәүрүз – язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул. Нәүрүз сүзе яңа көн (ел) дигәнне аңлата. Нәүрүз бәйрәме – ул игелек, дуслык бәйрәме. Бу гүзәл, язгы бәйрәм көнендә кешеләр бер-берсенә кунакка йөриләр, бер-берсенә булган үпкәләрен оныталар, җырлыйлар , бииләр, рәхәтләнеп күңел ачалар. Бу бәйрәмнең хуҗасы- Нәүрүзбикә.
Ташлык мәдәният йорты( Ташлык мәдәният йорты - СДК Ташлык ) , китапханә белән берлектә бик матур итеп "Нәүрүз" бәйрәмен үткәрде. Әлеге чарада бәйрәм тарихы, анда сакланырга тиеш гореф- гадәтләр, уеннар турында сөйләнелде. Күмәк уеннар арасында җырлы- биюле уеннар белән беррәттән хәрәкәтле уеннар да уздырылды.Нәүрүзбикә бәйрәмнең төп кунагы булды. Урамда чәй өстәле әзерләнгән иде, балалар өстәл күрке булган коймак белән тәмле чәйләр эчтеләр,учакта пешкән ботка белән авыз иттеләр.Бәйрәмгә ямь биреп, язгы кояш үзенең җылылыгын кызганмый өләште. Язгы күтәренке кәеф һәркемнең йөзендә чагылыш тапты, бәйрәмнән балалар бик канәгать калды