"Ташлык.Мәзәкләр, шигырьләр, бәетләр... "
19 декабрь Түбән Кама шәһәре Халыклар дуслыгы йортында Айдар Хәмзинның "Ташлык.Мәзәкләр, шигырьләр, бәетләр... " китабын тәкъдир итү кичәсе узды.
Кичә китапта урын алган мәзәкләр, шигырьләр, бәетләр, җырлар белән үрелеп барды. Ташлык һәм Шәңгәлче китапханәчеләре, Шәңгәлче мәдәният йорты хезмәткәре катнашында сугыш вакытында булган чын хәл турында трагикомедиясе күрсәтелде.