Хәсән Туфан-125
2025 елның 9 декабрендә татар поэзиясенең классик шагыйре, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Хәсән Туфанның тууына 125 ел тула. Хәсән Туфан татар поэзиясенең бай һәм олы тарихында мактаулы урыннарның берсен биләп тора. Әдәбиятка ул егерменче еллар уртасында килә. Аның “Урал эскизлары”, “Ике чор арасында”, “Бибиевлар” , “Җырланмаган җырлар турында” кебек әсәрләре беренче чор иҗат җимешләре. “Ак каен”, “Очрашырбыз әле”, “Узып барышлый” шигырьләре утызынчы елларда дөнья күргәннәр. Хәсән Туфан иҗатының иң җитлеккән чоры – кырыгынчы – җитмешенче елларга туры килә. Шагыйрьнең мәхәббәт лирикасы татар поэзиясендә аерым урын били. “Тамчылар ни диләр?”, “Гүзәл дә түгел кебек син”, “Иртәләрем-кичләрем”, “Кайсыгызның кулы җылы”, “Әйткән идең” һ.б. әсәрләре Х. Туфан иҗатының энҗеләре.Ул фаҗигале һәм бәхетле язмышлы шагыйрь.