Ташлык китапханәсенә -55 ел
Ташлык китапханәсе ачылуга 55 ел тулу уңаеннан юбилей кичәсе узды.Һәр китапханәнең үз тарихы бар. Әлеге кичә китапханә эшчәнлеге, шул чорларда хезмәт куйган китапханәчеләр һәм 55 ел дәверендә булган вакыйгаларны чагылдырган чыгышлар, искә алулар, котлаулар белән үрелеп барды. Юбилей белән җитәкчеләр хезмәттәшләр,күп китап укучылар,балалар бакчасы һәм мәдәният йорты хезмәткәре, авыл халкы котлады. Алар тарафыннан яңгыраган ихлас котлаулар, матур теләкләр, чәчәкләр һәм бүләкләр әлеге кичәгә тагын да ныграк ямь өстәде.