Шингальчинская сельская библиотека - филиал № 36

Гармунчылар көне

25 ноябрь - Гармунчылар көне. Барлык шушы талант ияләрен һөнәри көннәре белән котлыйбыз.
Гармунчының буыннары саен мәхәббәт аның...
Гармунчы булсын ярың...
Их, гармуннар уйный белсәм...
Гармун, гармунчылар турында бик күп шигырьләр, җырлар иҗат ителгән. Үзенең уңай энергетикасы, күңелнең иң нечкә кылларын да тибрәтү сәләтенә ия гармун моңнарын кем генә яратмый икән?
Татар халкы тарихында лаеклы урын алган җәүһәр ул гармун. Асыл ир-егетләр илен-җирен саклап яуга киткәндә дә җилкәсенә гармунын салган, аны тартып кайгы-сагышын баскан. Мәхәббәт шаһиты да ул гармун, сөйгән ярларга тирән хисләрне җиткерүче дә. Хәтерләсәгез, һәрбер авылда охшаш күренеш – яшьләр болыннарга, су буйларына җыела һәм табигать илаһи моңга күмелә иде. Берәү дә битараф кала алмый – барысының да күңеле актарыла иде ул көйләрдән: яшьләр тагын да дәртләнә, өлкәннәрдә өмет уяна... Күпме йөрәкләрне кавыштырган бит ул. Кыңгыраулы атлар белән авылга килен төшкәндә дә иң түрдә гармунчы – затлы кеше булган. Чөнки алар кеше күңелен тәрбияләүчеләр.
Бу уен коралы гади булуына карамастан, анда халык көйләрен дә, эстрада җырларын да, классик әсәрләрне дә башкарырга мөмкин.
Гармун сүзе гармонияне, матурлыкны, аһәңлекне аңлата.
Гармун көнен 25е үткәрү символик көчкә ия. Гармунның уң кулга да, сул якка да 25 төймәсе бар.
Заманалар үзгәреш кичерә. Әмма гармунчыларның абруе кимеми. Мәңгелек кыйммәтләрне саклаучыларга халык баш ия, гармун моңы безне якынайта, берләштерә.