Шингальчинская сельская библиотека - филиал № 36

"Казан утлары"—татарның төп журналы булган, милләт гамен чагылдырган саллы һәм данлы басма.

"Казан утлары"— 1922 елда чыга башлап дистә еллар буена татарның төп журналы булган, милләт гамен чагылдырган саллы һәм данлы басма. “Казан утлары” — әдәбиятыбызның бүгенге торышын билгели, милләтебезнең киләчәгенә юл яра торган журнал.
Г. Тукай исемендәге үзәк китапханәдә "Казан утлары" журналы редакциясе һәм "Кама таңнары" әдәби берләшмә әгъзалары белән очрашу узды. Чара әдәбият сөючеләрне, яшь язучыларны һәм каләм тибрәтүчеләрне бер мәйданга җыйды. Биредә «Казан утлары» журналы редакциясеннән баш мөхәррир урынбасары Вакыйф Нуриев, әдәби бүлек мөхәррире Рафис Корбан, яшь язычыбыз Алинә Хәбибуллина, якташыбыз Алмаз Хәмзин катнашты.