Шингальчинская сельская библиотека - филиал № 36

Балалар бакчасында "Каз өмәсе"


Көзнең соңгы аеда,салкыннар урнашкач, авылларда иң күңелле мәшәкатьләрнең берсе - каз өмәләре башлана. Өйдән-өйгә йөреп каз йолкулар, күмәкләшеп җыр башкару – күпләребезне балачактан бүгенге көнгә кадәр озата килүче матур хатирә ул. Борынгы йолаларны тергезү һәм киләсе буыннарга тапшыру максатын күз уңында тотып, Детский сад "Тансылу" с.Ташлык НМР РТ каз өмәсе үткәрде. Ә каз өмәсе үткәрү – үзе бер дәрәҗә, ул кешенең юмартлыгын, киң күңеллелеген күрсәтә.
Каз өмәсенә Түбән Кама районыдагы балалар бакчалары, Татар конгрессы әгъзаларын җыеп, бердәмләшеп, бик матур итеп оештырдылар.
Әлеге чараны, каз өмәсенә бәйле халкыбызның күркәм гореф-гадәтләре, матур йолалары, җыр һәм биюләре, уеннары белән таныштырдылар. Ул гына да түгел, канат сыдырдылар, мавыктыргыч шөгыль – май канатлары ясадылар. Каз өмәсенең иң күңелле мәле – йолкынган казларны көянтәгә асып, елгага чайкарга бару. Изге теләкләр әйтеп, киләсе елда да казларның күп булуын теләп, каурыйларны сибеп бардылар. Ташлык урамнары җыр-моңга тулды. Гармунчыларның кулларыннан гармуннары төшмәде, өмәчеләрне су буена җырлатып алып бардылар. Авылның уңган хатын-кызлары елга буена килеп җиткәч, көянтәгә эленгән казлар белән биеп алдылар да эшкә керештеләр: казларның эчен-тышын салкын су белән юдылар. Ә эш беткәч, уйнарга да ярый дигәндәй, халкыбызның түгәрәк уеннарын уйнадылар.
Ә иң күңеллесе, казларны инештә чайкап кайткач, зур өстәл артына җыелышып кайнар коймак белән чәй эчү,телеңне йотарлык ит бәлеше һәм иң мөһиме каз боткасы көтә иде.
Каз өмәсе күңелле булды.