Туфан Миңнуллинның 90 еллыгына багышланган кичә
Туфан Миңнуллинның 90 еллыгына багышланган кичә!
Татар драматургиясенең күренекле классигы, татар мәдәниятендә тирән эз калдырган драматург, халык язучысы, милли сәхнә остасы Туфан Миңнуллинга 90 ел тулу уңаеннан аның иҗатын хөрмәтләп искә алу кичәсе узды.
Ул — татар халкының күңел халәтен, уй-тойгыларын, тормыш хакыйкатен сәнгать аша күрсәтә алган сирәк каләм ияләренең берсе. Аның әсәрләрендә авыл тормышының ямен, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне, җанлы телне һәм үткен фикерне табарга мөмкин.
Ташлык мәдәният йортында, Шәңгәлче мәдәният йорты белән берлектә әдәби- музыкаль кичә узды.