Өй токмачы
Мобилизациядә булган егетләргә ярдәм итү максатыннан Шәңгәлче мәдәният йортында авылның уңган, тәмле куллы апалары җыелышып өй токмачы әзерләде.
Бергәләп камыр басып токмач кистек. Мөнәҗәтләр дә әйттек, җырладык та. Эшебезне изге дога белән башладык, ихлас теләкләр белән токмачыбызны савытларга тутырдык.