Татар конгрессына Түбән Кама бүлеге оештырылуга 25 ел
Түбән Кама бүлеге оештырылуга 25 ел тулу уңаеннан оештырылган тантананың пленар утырышы Бакый Урманчы исемендәге 2 нче гимназиясендә башланып китте.
Данис Шакиров Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән тәбрикләү сүзләрен җиткерде, активистларга рәхмәт хатлары тапшырды. БТКның Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мәҗит улы Ганиев шәһәрдә еллар дәвамында башкарылган эшләргә нәтиҗәләр ясады.
Катнашучылар өчен күргәзмәләр, остаханәләр оештырылды. Әлеге программа җыр-биюләр, төрле уеннар белән үрелеп барды.