Сабантуй
Сабантуйлар гөрләп үтеп китте,
Йөрәкләргә биреп рәхәтлек.
Ел буена җитәр истәлекләр,
Җанга бирер дәва-сихәтлек.
Сабантуй — сагынып һәм көтеп алынган иң хөрмәтле бәйрәмдер. Сабантуй гасырлар буенча, нинди генә зилзиләләр булмасын, бик зур, бик тансык, бик шатлыклы, күңелләрне рәхәтләндерә торган милли туй булып, безнең көнгә кадәр үзенең иҗтимагый әһәмиятен, халык туе булу сыйфатын югалтмаган, мәдәни байлык һәм горурланырлык милли-мәдәни күренеш булуын дәвам иткән. Сабантуйның бик борынгыга киткән тамырлары бар. Шуңа да ул буыннардан-буыннарга күчеп яши, һаман яшь, һаман матур булып кала бирә. Туган тел, газиз җыр-моңнар кебек, бу бәйрәм дә гасырлар буе халкыбызның рухи бердәмлеген ныгыткан, иң авыр чакларда да күңелен күтәргән, юаткан, уен-җырын, көч-куәтен, баһадирларын, чабышкы атларын мәйданнарга чыгарган.
Безнең быел Сабантуй аеруча истә калырлык булды.
Сабантуй ханнар килү белән башланып китте. Боз яңгырга карамастан килгән халык күңел ачып, биеп, уеннарда катнашыты.