Убырлыда кунакта
Яңгыравыклы көлү, малайлар һәм кызларның бәхетле йөзләре -11 гыйнвар көнне шундый җанлы атмосфера хөкем сөрде. Бүген мәдәният йортында клуб хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган "Убырлыда кунакта" дип исемләнгән балалар өчен чара узды. Малайларны һәм кызларны күңелле Убырлы каршы алды. Чара күңелле конкурслар һәм уеннар белән үрелеп барды, бер генә бала да битараф калмады. Убырлы карчык белән бию катнашучыларның күңелен күтәрде.Убырлы балаларга мастер-класс та әзерләгән. Балалар белән бергә гипстан елан, чыршы уенчыкларын бизәделәр. Чарада катнашучылар күңел ачтылар, энергия һәм яхшы кәеф белән тулдылар! Чара күмәк фотога төшү һәм чәй табыны белән тәмамланды.