Шингальчинская сельская библиотека - филиал № 36

Шәңгәлче китабын тәгъдир итү

Туган як. Туган нигез... Бу сүзләрне әйтү-ишетүгә кеше күңелендә күпме изге хатирәләр уяна торгандыр.

Кайчак, эх боларның барысын да кәгазь битенә салып, киләчәк буынга да калдырасы иде дигән уйлар туа. Әмма бик азлар гына моңа алынып, авыл тарихын, аның үткәнен һәм бүгенгесен барлап, китап чыгарырга алына. Бу юнәлештә районыбызда бихисап зур эшләр башкарыла. Соңгы елларда гына да Азнакай авыллары тарихларын яктырткан 34 китап дөнья күргән. Кичә Әгер авылы халкы да зур горурлык хисләре кичергәндер: кечкенә булса да, элек-электән тырыш, уңган, эчкерсез кешеләре белән дан тоткан Әгер авылы да китаплы булды.

Авыл мәдәният йортында  "Шәңгәлче" китабын тәкъдир итү уңаеннан очрашу кичәсе оештырылды.

Әлеге истәлекле вакыйгада авыл халкы, район җитәкчелеге, читтә яшәүче авылдашлары һәм башка күпсанлы кунаклар катнашты.

Китапның авторы, авыл турындагы бөтен мәгълүматларны туплап, зур хезмәт куючы - Гамил Асхадулла.

Тарихи мәгълүматларга нигезләнеп язылган бу китапта фидакарь хезмәтчәннәр, сугыш һәм тыл ветераннары,  авыл тарихында тирән эз калдырган кешеләр сурәтләнгән.