Шингальчинская сельская библиотека - филиал № 36

Каз өмәсе

Каз өмәсе- халкыбызның бик үзенчәлекле йоласы. Татар халкының әллә никадәр рухи байлыгын үзенә туплаган иң матур бәйрәмнәрнең берсе ул каз өмәсе. Колмакчы авылында яшәп ятучы Файзутдиновлар гайләсе авылдашларын бергә җыеп әби-бабаларыбыздан калган йола-гадәтне кабат искә төшерде, бер гаилә булып Колмакчы авылы рәхәтләнеп каз йолкыды, сөйләшеп, гапьләшеп күңел ачты, халкыбызның яраткан җырларын җырлап күңелле, истәлекле мизгелләр кичерде.
Милли киемнәрдәге кызлар, казларны көянтәләргә асып, җырлый-җырлый чишмәгә юнәлде, аларга авылыбызның егетләре килеп кушылды. Уен-көлке, җыр-моңнар авыл урамнарына таралды. Балалар, каурый сибә-сибә, киләсе елга да казларыгыз күп булсын, дип теләкләр теләде. Әби-бабайлардан, әти-әниләреннән күчеп килгән каз өмәләрен күреп үскән өлкән буын хатын-кызлары, яшьлекләренә кайткандай, гөрләшә-гөрләшә, “тәмле-майлы, киләсе елга да күп булсын”, – дип, казларның эчен-тышын кат-кат юды. Чишмә буе моңлы җырларга, шат авазларга күмелде. Һәркем тынычлык, муллык теләде. Өлкәннәр яшьлекләрен искә алды, яшь буынга исә гореф-гадәтләр мирас итеп тапшырды. Бу матур йолабызга ямь өстәп, чишмә буенда ук, бәйрәмдә катнашучыларны каз маенда пешкән коймак һәм ботка белән сыйладылар.