Шингальчинская сельская библиотека - филиал № 36

Алтын көз

Балалар бакчасында бәйрэм –ул һәрвакыт могҗизалар, тылсымлы төсләр, балаларның шат тавышы. Быел да 25 октябрьдә Детский сад "Тансылу" с.Ташлык НМР РТ бакчасы белән берлектә «Алтын көз» исемле бәйрәм кичәсе булып узды.
Кунаклар якты һәм матур, төрле төстәге яфраклар белән бизәлгән залга җыелды. Бәйрэмебез бик күңелле узды. Балалар янына кунакка Антошка килде. Антошка балаларга үзенең ялкаулыгын турында, үзенең олы кашыгы белән тәмле ашавы турында әйтте. Балалар,Антошканы эшне яратырга өндәделәр. Балалар әйлән-бәйлән уйнадылар, көз турында җырлар җырладылар, күңелле уеннар уйнадылар, биеделәр. Антошка үзенең хезмәткә карата мөнәсәбәтен үзгәртте. Ә инде бөтен балаларга Антошка- тулып пешкән алмалар тутырылган кәрзин бүләк итүе иң күркәм һәм истә калырлык мизгел булды.
Бәйрәмнең максаты балаларның кәефләрен күтәрү, аларга бу бәйрәм аша шатлык бүләк итү, аларны иптәшләре арасында үз-үзләрен тота белергә өйрәтүне дәвам иттерү, дуслык, бердәмлек хисләре, көз бәйрәменә, хезмәткә мәхәббәт хисләре тәрбияләү иде.