Өлкәннәр көне
Өлкәннәр көне – ул якты һәм күркәм бәйрәм.
1нче октябрь – Халыкара өлкәннәр көне!
Халыкара өлкәннәр көне ел саен 1нче октябрьдә билгеләп үтелә. Ул 1990 елның 14 декабрендә БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан гамәлгә куелды.
Халыкара өлкәннәр көне – безнең өчен күп эшләр эшләгән буынга мәхәббәтебезне, кайгыртучанлыгыбызны, ярдәмебезне һәм хөрмәтебезне тагын бер кат белдерү көне. Бу бәйрәмнең максаты – җәгыятьнең игътибарын өлкән яшьтәге кешеләрнең проблемаларына юнәлтү. Алар үз вакытында җәмгыять үсешенә зур өлеш керткәннәр, шуңа күрә алар турында онытырга ярамый.
Кадерле өлкәннәребезне бәйрәм белән котлап матур табын әзерләнде. Мәктәп балалары һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре матур чыгыш ясадылар.
Өлкәннәр көне – ул якты һәм күркәм бәйрәм, анда без әти-әниләребезне, әби-бабаларыбызны аеруча хөрмәтлибез. Алар озаграк яшәсен иде, ә аларның тормышы сыйфатлырак һәм күңеллерәк булсын иде дигән теләктә калабыз.