«Батырларны искә алып»
7 нче май көнне Тоба авылы һәйкәле янында безнең ирегебез һәм бәхетебез өчен гомерләрен аямыйча көрәшкән геройларыбызга , Бөек Ватан сугышы елларында тылдагы хезмәтнең бар авырлыгын үз иңнәрендә тойган, җиңү таңын якынайтуга үзенең өлешен керткән тыл ветераннарына, тылда эшләүчеләргә рәхмәтебезне белгертү йөзеннән Тоба авылы китапханәсендә эшләп килүче “Ахирәтләр” клубы белән берлектә әзерләнгән митинг – бәйрәм үткәрдек. Бу чарага әзерлек берничә көн алдан башланды: һәйкәл тирәсе ике тапкыр җыештырылды, “Ахирәтләр” клубына йөрүчеләр белән киңәшкәннән соң митинг программасын уйладык. Шигырьләр сайладык, кабатладык, матур итеп венок ясадык. Өйләрдә йөреп сугыш һәм тыл ветераннарының фотоларын фотога төшереп чыктым.“Батырларны искә алып...” дип исемләнгән видео-клип ясадык. Авыл җирлеге башлыгы Фәнис Нәбиуллин бәйрәм белән котлады, авылыбызның соңгы сугыш ветеранына бүләк тә тапшырды. Митингка килүчеләр бик күп рәхмәтләр әйтеп таралыштылар.