«Туган як шигърияте »
19 нче апрель Тоба авылы китапханәсендә «Ахирәтләр» аралашу клубының чираттагы утырышы туган як шигъриятенә багышланды. Кичәдә Марс Хафизов, Резедә Вәлиева, Рәфәт Шәйдуллин, Хатип Касыймов, Мария Логинова, Рифкатъ Имаев, Ралия Кәримова һәм башка шагыйрьләрнең шигырьләрен укыдык. Туган ягыбызга багышланган җырлар җырладык. Соңыннан табышмак-мәкальләр, башваткычлар чиштек.