Тубинская сельская библиотека - филиал № 35

«Күңелем кыллары»

29 нче март көнне Тоба авылы китапханәсендә "Күңелем кыллары" дип исемләнгән кичәнең икенче бүлеге үтте. Кичәдә  Үчкә авылында яшәп, үзенең шигырь-мәкаләләрен газета-журнал битләрендә дә бастырып килүче Гөльнара Фәсхетдинова һәм Тоба авылында яшәп матур-матур шигырьләр язучы Назия апа Зөфәрованың үзләре иҗат иткән шигырьләрен, хикәяләрен тыңладык. Алга таба да уйландыра, моңландыра, сөендерә, көлдерә торган  матур-матур шигырьләр, әсәрләр иҗат итәргә язсын аларга. Аларның да   китапларын  күрергә насыйп булсын дигән  изге теләкләрдә калабыз.