Тубинская сельская библиотека - филиал № 35

«Шүрәле дөнья иңли»

Барыбызга да таныш  булган   Г. Тукайның «Шүрәле»  поэмасы сәнгать тарихында татар балеты һәм композитор Фәрит Яруллинның сәхнә өчен иҗат иткән бердәнбер әсәре буларак кереп калган. Сугыш кырында һәлак булган композитор Ф. Яруллин 1958 елда Тукай премиясе белән бүләкләнә, балет үзе классик әсәр булып таныла. Китапханәдә «Шүрәле дөнья иңли» дип исемләнгән күргәзмә эшләнде.