«Күңелем кыллары»
22 нче март көнне Тоба авылы китапханәсендә «Күңелем кыллары» дип исемләнгән кичәнең беренче бүлеге үтте. Кичәдә бүгенге көндә матур шигырьләре белән дөнья күргән китап авторлары, үз авылыбыз язучылары: Ильзирә Вәлиуллина, Рәсимә Набиуллина, Асия Сафинаның шигырьләрен укыдык. Аннары сүзне Үчкә авылында яшәп иҗат итүче, күп кенә газета-журналларда бастырылып килгән шигырь-мәкаләләр авторы Гөлнара Фәсхетдиновага бирдек. Ул безгә үзенең шигырьләрен укыды.