Тубинская сельская библиотека - филиал № 35

"Ана һәм кыз"

1 март көнне Тоба авылы китапханәсендә «Ана һәм кыз» дип исемләнгән әдәби кичә үтте. Үземнең укучыларыма Әмирхан Еникиның әсәрләреннән кыскача эчтәлек белән китаплар тәкъдим иттем. Аннан соң Ә.Еникиның «Ана һәм кыз» хикәясен кычкырып укыдым.  Хикәяне укыганнан Ромашка уенын уйнадык. Анда укылган әсәр буенча сораулар бирелде.