Гыймадиев Илдар "Балачагым"
Гыймадиев Илдар
Балачагым
Сәлам, балачагым, керсез чагым,
Күрәм сине еллар аша, нык сагындым.
Ипи, шикәр кыскан чандыр кулым,
Шул вакытта мин бәхетле булдым.
Шыгыр-шыгыр зарлана җил-капка,
Уйнап туйгач, өйдә көтә ботка.
Корым исе сеңгән кара мунча,
Чыра яна керосин булмаса.
Хәзергедәй тора күз алдымда
Зәңгәр төскә буялган «ухалла».
Абый белән апа чиратлашып,
Мине, елаганны, мышнап тарта.
Төпчек идем, иркә булдым, тәмле каптым,
Абый-апаларның кулын таттым.
Әни ипи кискәч, кызгандырып,
Елап, кибән башны тартып алдым.
Җиңел булмады, юк, ямау кидем,
Ямау күренмәскә кесә иттем.
Әниемнең тегүләрен күреп,
Үнөч яштә үзем чалбар тектем.
Сагынам сине, балачагым, төшем,
Бәбкә саклап үткән озын көнем.
Нинди кызык иде күзәтүләр
Ата казның дәртле биюләрен.
Еллар аша хатирәләр тарта,
Мин бәхетле идем балачакта.
Йөгән салып, мине тыңламыйча,
Гомер атым чаба сабый чакка...
#ТобаАвылыКитапханәсе
#ЕлКитабы
#ИлдарГыймадиев#СөендерепКояшБалкыр
#ЯрЧаллы2025#ШигырьләрБалачагым