Тубинская сельская библиотека - филиал № 35

Тәҗрибәле бакчачылар

#ТобаАвылыКитапханәсе
#БакчаЭшләре
#ЯВОБЩЕСТВЕ
«Ахирәтләр» клубы белән Тоба авылы китапханәсендә «Тәҗрибәле бакчачылар» исеме астында киңәшләшү сәгате үтте.
Бакчачыларыбыз үзләре генә белгән, сыналган алымнары, бакча серләре белән уртаклаштылар, төрле үсентеләрне үстерү буенча фикер алыштылар. Эшләп арыганнан соң кул-аякларга ял итү күнегүләре белән дә киңәшләрен тыңладык.Табышмаклар чиштек, мәкальләр әйтештек, төрле сорауларга җаваплар таптык.