Бакча эшләре
#ТобаАвылыКитапханәсе
#БакчаЭшләре
Яз — бакчачылар өчен бик җаваплы чор. Тиздән һәвәскәр бакчачылар өчен иң мәшәкатьле чор, бакча сезоны башланачак. Бакчаларда әле калын кар ятса да, язның якынлашуын сиздереп, кояшлы аяз, җылы көннәр арта. Март – бакчаның язга әзерләнүе өчен иң уңышлы ай. Теплицаны карарга, корткычлардан саклау чаралары күрә башларга, үсентеләрне аерып утыртырга вакыт җитә. Һәр эшне вакытында һәм җиренә җиткереп башкарганда гына мул уңыш алып була. Шуңа күрә бакчачылар март аеннан җиң сызганып эшкә керешә.Тәҗрибәле бакчачылар, чәчәк үстерергә яратучылар өчен Тоба авылы китапханәсендә китап күргәзмәсе эшли. Күргәзмәдә бакчачылар турында Нәби Дәүли, Муса Җәлил, Һади Такташ, Сибгат Хәким, Илдар Юзеевның шигырь, поэмалары да урын алды.
Китапханәгә рәхим итегез!