Тубинская сельская библиотека - филиал № 35

Габдулла Тукай "Бәйрәм бүген!"

#ТукайныБергәләпУкыйбыз#ЧитаемТукаяВместе
#Тукайга140
#ТобаАвылыКитапханәсе
#ТукаевскийЧетвергНК
#ТобаАвылыКитапханәсе
Габдулла Тукай
Бәйрәм бүген!
Укый Махмутова Флүрә Фәүзетдин кызы

 

Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген.
Нәрсәдән бу? — Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

 

Бөр мөкаддәс хис белән һәрбер кеше хәйран бүген;
Уйный сазым да минем бәйрәм көен, бәйрәм бүген!

 

Арттыра, күрдем, кояш гадәттәгедән балкуын;
Ул киенгәндер, дидем: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

 

Хис итеп һәр җирдә дә бертөрле хуш ис аңкуын:
Ислемай сөрткән икән дөнья! Дидем: бәйрәм бүген!

 

Бер теләнчене кочаклашкан күреп бер бай белән:
Күңле нечкәргән! Дидем: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

 

Яр башыннан тыңладым мин бер суның дулкыннарын:
Сөйләшәләр үзара: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

 

Тыңладым әкрен генә искәндә бәйрәм көн җилен;
Ансы да сөйли тагын: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!