Тубинская сельская библиотека - филиал № 35

Авыруымны ничек дәвалыйм, шуны әйтәсем килә

#ТобаАвылыКитапханәсе
Тоба авылы китапханәсендә «Ахирәтләр» клубы белән берлектә «Авыруымны ничек дәвалыйм, шуны әйтәсем килә» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате узды. Чарада дару үләннәре, аларны төрле авыруларны дәвалауда куллану, халык медицинасы рецептлары турында сөйләштек. Һәркем үзе сынап караган, вакыт белән расланган рецептлары турында сөйләде, кемгә нәрсә ярдәм итүен фикерләштеләр, сәламәтлекне саклау буенча киңәшләр белән уртаклаштылар, нинди профилактика чаралары кулланганын, нинди дару үләннәре җыйганын бәян иттеләр.