"Көрәшчеләр даны"
22 нче февраль көнне Тоба авылы мәдәният йортында "Көрәшчеләр даны" дип аталган музыкаль кичәдә Тоба, Уськә, Кече Җирекле, Каенлы авылы көрәшчеләре белән очрашу үткәрдек.Бәйрәм кичәсен китапханәче (Әминә Камалиева) төзеде һәм алып барды.Һәр авылны аеры-аеры сәхнәгә чакырып, һәрбер көрәшчегә сораулар бирелде,әңгәмә алып барылды.Кичәдә шулай ук "Татарча көрәш мизгелләре" дип исемләнгән, китапханәче Әминә Камалиева төзегән видео-клип күрсәтелде.Кичә концерт номерлары белән үрелеп барды. Китапханәдә "Милләтемнең йөзек кашы-татар көрәше" дип аталган күргәзмә-стенд эшләнде, күргәзмә янында әңгәмәләр алып барылды.