Ильмира Гыймаева "Сөйләшербез, әни, иртәгә ".
#ТобаАвылыКитапханәсе
Ильмира Гыймаева
"Сөйләшербез, әни, иртәгә ".
Бүген менә сиңа кайтып килдек,
Беткән идек инде тилмереп.
И, шатландың, и сөендең, әни,
Яшь кызлардай йөрдең йөгереп.
Кайнар килеш тәмле була. диеп,
Сөтле чәйләреңне ясадың.
Суынмасын, тагын өстәрмен, дип,
Чәйнегеңне уттан алмадың.
Әле маен куйдың, әле балын,
Җимеш юдың, алма турадың.
Ипиләре бигрәк ак шул, диеп,
Бар булганы белән сыйладың.
Шул арада песи баласына
Онытмадың сөтен бирергә:
“Кеше килсә, шулай ярата ул
Аяк арасында йөрергә”
Йомшак кына башкаеннан сыйпап,
Ачуландың песи баласын.
Әни, әни, һәрчак сагынып безне,
Зарланмыйча каршы аласың.
Бакчаңдагы булган байлыгыңны
И сөйлисең, мактап туймыйсың.
Һәр куакны, җиләк-җимешеңне,
Чәчәкләрне сөепп зурлыйсың.
Чебиләргә нәрсә пешергәнсең,
Тавыкларың күкәй салганмы,
Усал әтәч күрше малаеның,
Куып йөреп, котын алганмы...
Алмаларың бик күп булган быел,
Бәрми-сукмый җыеп алгансың.
Авыз итми калыр балалар дип,
Төнлә йокылардан калгансың...
Әни, әни! Сирәк кайтабыз шул,
Мәңге килгән кебек дөньяга.
Менә бүген тагын өлгермәдек,
Чишмә яннарыннан урарга.
Караңгысы иртә төшә, дидек,
Без соң кайттык, әни, димәдек.
Сыйландык та, догабызны кылып,
Кире кайтыр юлга юнәлдек.
сөйләшмәгән күпме сүзләр калды,
Әйтмәгән сер калды күңелдә.
Сөйләшергә никтер өлгермәдек,
Бик ашыктык, әни, бүген дә...
Кайтып җиттек, эшем кешеләре,
Телевизор карап утырам.
Күзләремнән әрнү яше тама,
И, сагынам, әни, юксынам...
Актарылып, йолкып ала йөрәк,
Ачуланма. әни, рәнҗемә.
Таң атарга инде күп калмады,
Сөйләшербез, яме, иртәгә...
Телефоннан, әни, иртәгә...
#ИльмираГыймаева#СөйләшербезӘниИртәгә
#КазанТатарстанКитапнәшрияты2020#Шигырьләр