Тубинская сельская библиотека - филиал № 35

Габдулла Тукай "Ай һәм Кояш"

#ТукайныБергәләпУкыйбыз#ЧитаемТукаяВместе
#Тукайга140
#Тобаавылыкитапханәсе

 

Укый Камалиева Әминә Сәүбән кызы

 

Габдулла Тукай
Ай һәм Кояш

 

Һималая тау өстендә алтын бишек,
Кояш йоклый һәр кич саен шунда төшеп;
Җил төн буе йоклаганын саклап тора,
Тирбәтә һәм өстен-башын каплап тора.

 

Йокысыннан Кояш ничек уяндисә,
Җил шул вакыт җилбер-җилбер итеп исә;
Исә-исә бөтен дөнья буе китә:
— Торыгыз! — ди, — уянырга вакыт җитә!

 

Торып чыккач шул бишектән Кояш агай,
Анда кереп йоклый инде энесе Ай;
Йоклый шунда йолдызлар да өелешеп,
Оядагы йоклап яткан кошчыклардай.

 

Каты йоклап Ай бишектә мәгърибкәчә,
Торып чыга, көлеп җиргә нурын чәчә;
Кояш һәм Ай — ике туган агай-эне —
Менә шулай дустлык берлән нәүбәтләшә