Тубинская сельская библиотека - филиал № 35

Газиз Кашапов-Үзиле "Кил безгә"

#ТобаАвылыКитапханәсе
Газиз Кашапов-Үзиле
Кил безгә
Салкыннарың белән кил, Яңа ел,
Бураннарың белән кил безгә.
Җиребезнең йөзен бозып торган
Яраларны төзәт, тигезлә.

 

Үтеп кер син безнең йөрәкләргә,
Тамырларга хәтле үтеп кер.
Яңарышның саф җилләре булып,
Явызларның җанын интектер.

 

Йолдызларга алып мен син безне,
Тик югалтма Татар-Илемне.
Бабам рухын иңдер ул-кызыма,
Оныттырма туган телемне.

 

Яңа елым,
Барлык милләтләргә
Бер тигез хак, хокук алып кил.
Бу җиһанда без дә югалмаска,
Киләчәккә барыр халык бит...

 

Җиребезнең йөзен бозып торган,
Яраларын төзәт, тигезлә.
Салкыннарың белән кил, Яңа ел,
Бураннарың белән кил безгә.

 

Якыннарыбызга, танышларыбызга, таныш түгелләргә, җир шарындагы барлык кешеләргә саулык-сәламәтлек, бәхет телибез. Еллар мөбәрәк, табыннар түгәрәк булсын. Сезнең барыгызны да якынлашып килүче яңа ел белән!