Тубинская сельская библиотека - филиал № 35

Рәсимә Нәбиуллина "Авылыма"

#ТобаАвылыКитапханәсе
#КамаТаңнары
Рәсимә Нәбиуллина
Авылыма
Балачакның һәр төене, җебе,
Бар мизгеле минем исемдә.
Мин тимерче кызы – әтиемнең
Алачыгын күрәм төшемдә.

 

Хәтерлимен Зәй буена төшеп,
Каз канаты җыеп йөргәнне.
Томан сарган болын, әрәмәлек
Саклыйдыр гүя безнең үзләрне.

 

Урманнарга барсак, суга сусап,
Эзли идек Бану чишмәсен.
Тау буенда ап-ак алмагачлар
Искә төшә, нигә төшмәсен?!

 

Басуларда үлән җыйган чакта
Сайрый иде сабан тургае.
Үткәннәрнең якты истәлеге –
Балачакның Сабантуйлары.

 

Сабантуйлар, кичке уеннарны
Сагынадыр Сафия тугае.
Яшьлегемнең кайтмас хатирәсе,
Уенлыкта гармун моңнары.
#РәсимәНәбиуллина#СарылыпСагышларга#Шигырьләр
#КазанИхлас2023