Тубинская сельская библиотека - филиал № 35

Фәнүзә Сабирова "Туган ягым"

#ТобаАвылыКитапханәсе
#КамаТаңнары
Фәнүзә Сабирова
Туган ягым
Урманнарың-болыннарың җанга якын,
Калатавың төшкә керә, туган ягым.
Әллә көзләр, әллә еллар тәэсир иткән:
Күңелләрем сагыну белән тулган чагым.

 

Каршыларга йөгерер күк балачагым,
Соң аңладым яшьлек синдә калачагын.
Соң аңладым шушы җирсү, шушы сагыну
Күңелгә моң, җанга сагыш салачагын.

 

Җаннарыма сагыну төяп, туган ягым,
Кырык эшне кырык якка ташлап барын,
Болыннарың, әрәмәле тугайларың
Төшкә кереп йөдәткәнгә, кайттым тагын.

 

#ФәнүзәСабирова#Кайты