Тубинская сельская библиотека - филиал № 35

Инзилә Галиуллина "Карлы яңгыр"

#ТобаАвылыКитапханәсе
#КамаТаңнары
Инзилә Галиуллина
Карлы яңгыр
Карлы яңгыр тәрәзәгә чиртә,
Әйтерсең лә, күкләр елый бүген.
Нигә икән язган язмышларны
Үзгәртергә, әйтче, мөмкин түгел?

 

Яшь тамчысы эзе тәрәзәдә,
Сагыну сагышларга мине сала.
Өзгәләнеп эзли сине күзләр,
Очрашуга әле өмет кала.

 

Карлы яңгыр, кемдер елый кебек,
Сагынудан күңелкәе тулып.
Түгелергә торган сагыш моңга,
Яңгыр ява бер теләктәш булып.

 

Яңгыр юа үткән эзләрне,
Яңгыр юа яшьле күзләрне.
Карлы яңгыр яшерергә тели
Күңелләргә тигән сүзләрне.
#ИнзиләГалиуллина#ҖилләрБулсам#ШигырьләрҖырлар
#ЯрЧаллы2024