Тубинская сельская библиотека - филиал № 35

Хәтер Көне

#ТобаАвылыКитапханәсе
#ХәтерКөне
📚📚📚22 июнь - Хәтер һәм кайгы көне – Бөек Ватан сугышы башланган көн. 1941 елның 22 июнь таңында, фашист Германиясе илебезгә бәреп кергән. 1418 көн һәм төн дәвам иткән канкойгыч сугышта СССР 27 миллион кешесен югалткан. Авылыбызның һәр гаиләсендә сугыш тарихы. Бу көн сугышка китеп, туган якларына әйләнеп кайта алмаганнарны, Бөек Җиңүне яулап алган фронт һәм тыл ветераннарын искә алу көне. Аларның батырлыкларын онытмыйк!